РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Гали Акыш исемендәге лицей-интернатта капиталь ремонт эшләре нәтиҗәләре белән танышты.
"Үз эшебезне гражданнарның теләкләреннән һәм наказларыннан туган партиянең Халык программасы нигезендә төзибез. Аңа, беренче чиратта, инфраструктура проектлары, шәһәр мохите объектлары, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, хастаханәләр, поликлиникалар һәм фельдшер акушерлык пунктлары, театрлар һәм мәдәният йортлары, спорт объектлары – без көн саен йөри торган урыннар керә. Шуңа күрә программаны гамәлгә ашыру өстендә даими контроль алып барабыз", - дип шәрехләде Когогина.
"Быел лицей-интернатка 40 ел тула, һәм масштаблы капиталь ремонт әһәмиятле бүләк булды. Биредә минем даирәдән (Яр Чаллы, Минзәлә, Актаныш, Менделеевск, Әгерҗе, Тукай районнары), шулай ук Мамадыш, Чирмешән, Баулы, Зәй һәм Татарстанның башка районнарыннан 435 укучы белем ала», – дип хәбәр итте парламентарий.
«Лицей укучыларының уку һәм яшәү сыйфаты яхшыруы мөһим: өстәмә белем бирүнең яңа юнәлешләре кертелде, иртә һөнәри юнәлеш бирү һәм Татарстанның әйдәп баручы университетлары һәм колледжлары белән уртак программалар кертелде», – дип билгеләде Когогина.
Капиталь ремонт «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында башкарылган. Түбә, бассейн ремонтланган, кабинетларның эчке бизәлеше һәм фасад бизәлеше, гомуми төзелеш, бизәү, сантехника, электр чыбыкларын монтажлау эшләре башкарылган, тәрәзә һәм ишекләр, вентиляцияләр, аз агымлы челтәрләр алыштырылган.