Әлфия Когогина: югары уку йортларына түләүле кабул итү күләме ил мәнфәгатьләреннән чыгып исәпләнәчәк

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

Дәүләт Думасы югары уку йортларында түләүле белем бирү күләмнәрен җайга салу турында закон кабул итте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина: «Икътисадка квалификацияле табиблар, укытучылар, инженерлар җитми, шуңа күрә Президент түләүле югары белем бирү өлкәсендә тәртип урнаштыручы закон эшләргә кушты. Бүген ул кабул ителде.  Аның асылы – югары уку йорты дәүләтнеке яки хосусыймы, студент үз белеме өчен түлиме яки дәүләт тәэминаты хисабына укуга  карамастан, белем бирү сыйфатын күтәрү. Югары уку йортларына түләүле кабул итү күләме дәүләт тарафыннан җайга салыначак. Сүз студентларны яки укытучылар составын кыскарту турында түгел, ә дәүләт өчен өстенлекле, укытуның кирәкле юнәлешләренә ярдәм итү турында бара».

 

Документ нигезендә, 2025 елның 1 сентябреннән РФ хөкүмәтенә вәкаләтләр бирелә:

- түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү турындагы шартнамәләр буенча югары белемнең уку-укыту программалары буенча укырга кабул итү урыннарының иң чик санын билгели торган югары белем бирү әзерлеге юнәлешләре һәм белгечлекләре, фәнни белгечлекләр исемлеген, мондый урыннарның иң чик санын билгеләү тәртибен һәм срокларын раслау буенча;

- белем бирү кредитлавына дәүләт ярдәме күрсәтү шартларын, күләмнәрен, тәртибен, шулай ук укыту өчен мондый дәүләт ярдәме күрсәтелә торган Россия Федерациясенең технологик бәйсезлеген һәм технологик лидерлыгын тәэмин итү бурычларына туры килә торган һөнәрләр, белгечлекләр, әзерлек юнәлешләре һәм фәнни белгечлекләр исемлеген билгеләү буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International