Россия Федерациясе Президентының 2021 елның 16 августындагы 478 номерлы Указы белән расланган 2021-2024 елларга коррупциягә каршы көрәш илкүләм планын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасын раслау турында» 2014 елның 19 июлендәге 512 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы администрациясе коррупция дәрәҗәсе турында муниципаль район халкының фикерен социологик тикшерүләр үткәрә.
Анкетаның һәр соравы белән танышуыгызны һәм җавапның барыннан да бигрәк Сезнең фикерегезгә туры килә торган вариантын билгеләвегезне сорыйбыз (бер генә вариант). Сораштырулар аноним булып тора, нәтиҗәләр гомумиләштерелгән рәвештә генә кулланылачак. Без Сезгә хезмәттәшлек өчен алдан ук рәхмәтлебез! Сораштыруга сылтама: https://mendeleevsk.tatarstan.ru/opros-obshchestvennogo-mneniya-anketirovanie.htm