Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү

2025 елның 1 июне, якшәмбе

2025 елның 1 июне көннең икенче яртысында һәм  кичен, 2 июнендә төнлә  Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгырлар, 15-20 м/с тизлектә кыска вакытлы җилнең көчәюе, вакыты белән җил 25 м/с, яңгырлар, боз явуы көтелә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе киңәш итә:

Җил көчәйгәндә:           

1. Әгәр көчле җил вакытында Сез урамда калсагыз,җир асты кичүе яки подъездларда  яшеренергә киңәш итәбез.  Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары ишелергә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

2. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

3. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән сынган агач ботаклары да зур куркыныч тудыра ала.

4. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә  якын килү куркыныч тудыра.

5. Тәрәзә ватыклары, җил белән кубарылган түбә ватыклары да куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелеп килүче яки ремонт бара торган  биналар янында мондый куркыныч тагын да арта.

6. Барлык тәрәзәләрне  тыгыз  итеп ябарга кирәк

7. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк. Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Яшен вакытында:

Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда барганда яшенле яңгыр явып китсә, һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганны  көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә дә бозылулар килеп чыгарга мөмкин. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм яшен беткәнне көтәргә кирәк.

Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Боз яуганда:
- мөмкин булса, өйдән чыкмагыз;

- бинада булганда тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торыгыз;

- электр приборларыннан файдаланмагыз, чөнки боз гадәттә яшенле яңгырлар белән бергә ява.;

- урамда булганда, ышык урын сайларга тырышыгыз, әгәр бу мөмкин булмаса, башыгызны боздан саклагыз (башыгызны куллар, сумкалар, киемнәр белән каплагыз).;

- агачлар астында ышык урын табарга тырышмагыз, чөнки аларга яшен эләгү куркынычы гына түгел, ә эре боз һәм көчле җил агач ботакларын сындыру куркынычы да зур, бу сезгә өстәмә зыян китерергә мөмкин.


Машина йөртүчеләргә:

1. Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга;

2. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;

3. Кинәт туктап калмаска, туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк;

4. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк.;

5. Бөтен оптика эш халәтендә булырга тиеш;

6. Хәрәкәт күп булган урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда  куркынычсызлыкны тәэмин итә торган тизлек белән хәрәкәт итәргә. 

Җәяүлеләргә киңәш ителә:


1. Урамнар һәм юллар аша чыкканда бик игътибарлы булырга;

2. Урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичүе урынында гына кисеп чыгарга, күз күреме җитәрлек булмау һәм юл өслеге тайгак булу аркасында машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәклеген истә тотарга;

3. Машина йөрү өлешен кичү өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланырга;

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны кичмәскә;

5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;

6. Ерактан күрүне тәэмин итүче жилет кулланырга яки киемгә яктылыкны кире кайтара торган элементлар беркетергә.

Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International