Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге инвалид 500 кешегә ОСАГО бәясен компенсацияләде

2025 елның 3 июне, сишәмбе

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге ел башыннан медицина күрсәткечләре буенча транспорт чараларын кулланучы 500 гражданга ОСАГО полисы бәясеннән компенсация түләде.

Мәҗбүри автобильләрне иминиятләштерү полисы бәясенең 50% кайтару хокукына инвалид гражданнар, шул исәптән  тернәкләндерү программасы   нигезендә автомобиль кирәк булган инвалид балалар ия.

 

Түләү елга бер тапкыр гамәлдәге бер ОСАГО полисы буенча бирелә. Анда гражданның үзен яки аның законлы вәкилен кертеп, өчтән артык булмаган машина йөртүче күрсәтелгән булырга тиеш.

 

Әгәр мәҗбүри иминият килешүе төзегәндә иминиятләштерүченең яки транспорт чарасы милекчесенең СНИЛС турында белешмәләре тапшырылган булса, компенсация гаризасыз РФ Социаль фондының төбәк бүлегенә керә торган федераль мәгълүмат системаларыннан алынган мәгълүматлар нигезендә билгеләнә. Түләү билгеләнгән көннән алып 3 эш көне эчендә гражданга хәбәрнамә җибәрелә.

Әгәр ул мондый белдерү алмаган икән, ОСАГО полисы бәясен компенсацияләү турында гаризаны полисның гамәлдә булу вакыты дәвамында: дәүләт хезмәтләре порталында, яшәү урыны буенча Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең клиент хезмәтендә яки күпфункцияле үзәктә бирергә мөмкин. Акчалар Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге чыгымнарны каплау турында карар кабул иткән вакыттан алып 5 эш көне эчендә түләнә.

 

Әгәр сезнең сорауларыгыз калса, сез һәрвакыт Бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз— 8 800 100 0001 (төбәк линиясенең эш режимы дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр — 08:00 дән 17:00 гә кадәр, җомга көнне — 08:00 дән 15:45 кә кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай).

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматныРоссия Социаль фонды сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда: ВКонтактеда, Одноклассники һәм Телеграмда табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International