"Рәсем яса, Казан!"

2025 елның 3 июне, сишәмбе

Халыкара балаларны яклау көнендә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге «Рәсем ясаКазан!» коммерцияле булмаган проектын башлап җибәрә һәм якшәмбе көнне ачык һавада рәсем дәресенә чакыра.. Иң кечкенә катнашучылар өчен җәй буе балалар көннәре каралган.

 "Бу матур җәйге проект Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге инициативасы белән бишенче ел гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә республиканың 3 меңгә якын кешесе һәм кунаклары өчен 200дән артык дәрес үткәрелде. Ачык һавада дәресләр-азарт кына түгел, оста педагоглар җитәкчелегендә башкарыла торган иҗади очыш та ул. Кояшлы һава торышы һәм Казан пейзажларының матурлыгы монда ярдәм итә", - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Катнашучылар рәсем сәнгатенең төрле техникаларын үзләштерә, карандаш белән тигез штрихлар ясый, төсләрне дөрес сайлый, Акварель һәм акрил буяулар белән рәсем ясый алачак. Дәресләр өчен материаллар урында бирелә, үзең белән бары тик теләк һәм илһам гына алырга кирәк!

Бик мөһим! дәрескә алдан сайтта язылырга кирәк https://risuykazan.ru/. язылу чарага бер атна кала ачыла. Ниндидер яңа һәм гүзәл нәрсәгә бөтенләй бушка өйрәнү мөмкинлеген кулдан упкындырмагыз!

 

Яңа җәйгә төсләр өстик-рәсем яса, Казан!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International