Әлфия Когогина Бөтенроссия эшмәкәрләр слетының модераторы булды

2025 елның 3 июне, сишәмбе

Мәскәүдә «Җиңү эшмәкәрләре» Бөтенроссия бизнес-слеты узды, анда «Эшмәкәрлек»   партия проектының федераль координаторлары һәм иҗтимагый советлары рәисләре – бөтен ил эшмәкәрләре катнашты.

Модератор булып РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Эшмәкәрлек» партия проектының федераль координаторы Әлфия Когогина чыгыш ясады.

"Эшмәкәрлекне үстерү турындагы бер генә закон да «Бердәм Россия» дән башка үтми – «Эшмәкәрлек» партия проекты бизнес-инициативаларны гамәлгә ашыру өчен нәтиҗәле мәйданчык булып тора. Партия икътисадның өстенлекле тармакларына ташламалар бирүне дә, зонтик поручительлек механизмын эшләтеп җибәрүне дә, кече бизнесның эре заказчылар сатып алуларына керү мөмкинлеген дә тәкъдим итте. Шушы көннәрдә Президент моношәһәрләрдә һәм махсус икътисадый зоналарда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүнең яңа инструментлары турындагы законга кул куйды - хәзер бу ярдәм адреслырак булачак. Без Россия бизнесына ярдәм итүгә юнәлдерелгән диалог һәм тәвәккәл гамәлләр өчен һәрвакыт ачык. Эшмәкәрләр ил өчен катлаулы чорда үзләренең армый-талмый хезмәтләре белән икътисадыбызны ныгытып, чын батырлык эшләделәр. Һәм хәзер безнең уртак бурыч-алар күрсәткән уңай динамиканы саклап калу", - дип билгеләде Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек буенча Комитеты рәисенең беренче урынбасары.

Партиянең Генсовет секретаре Владимир Якушев «Бердәм Россия» нең төбәкләрдә кече һәм урта эшмәкәрлек Корпорациясе һәм «Опора России» белән берлектә гамәлгә ашыра торган «Үз бизнесым» программасы турында сөйләде: «Пилот биш төбәктә гамәлгә ашырылган, чиратта – тагын 33 РФ субъекты. Төбәкләрдән, эшмәкәрләрдән, махсус хәрби операциядә катнашучылардан сораулар торган саен күбрәк килә. Программаны тәмамлаучылар үз эшләрен ачуда ярдәм алалар. Хөкүмәт белән эшләргә кирәк булган мәсьәләләрнең берсе - эшмәкәрлек буенча һөнәри-белем бирү стандартын кабул итү, дип саныйм. Ул бу өлкәдә системалы рәвештә белгечләр әзерләргә мөмкинлек бирер иде".

"Үз бизнесым" программасында катнашучылар, махсус хәрби операция ветераннары Кирилл Пермяков (Төмән өлкәсе) һәм Рәсүл Таспенов (Татарстан Республикасы) үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Алар проект махсус хәрби операциядә катнашучыларга яңа тормыш бирә, дип билгеләп үттеләр һәм аны бөтен ил буйлап киңәйтергә тәкъдим иттеләр, шул исәптән зур булмаган шәһәрләргә дә таратып.

Чарада шулай ук «Эшмәкәрлек» партия проектының Иҗтимагый советы рәисе, «Опора России» президенты Александр Калинин, статс-секретарь – генераль директор урынбасары, «Корпорация МСП» АҖ идарәсе әгъзасы Наталья Коротченкова, Дәүләт Думасы депутатлары Алексей Говырин һәм Евгений Нифантьев, «Опора России» ның беренче вице-президенты Эдуард Омаров, РФ икътисади үсеш министрлыгы һәм РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International