Песәй авыл җирлегендә Сабан туе

2025 елның 10 июне, сишәмбе

7 июнь көнне Песәй авыл җирлегендә күңелле Сабан туе үтте!

Бәйрәм рухы, җылы очрашулар һәм бердәмлек атмосферасы көн дәвамында хөкем сөрде. 

Авыл халкын бу матур вакыйга белән Менделеевск районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева һәм Песәй авыл җирлеге башлыгы Вилдан Мөхәммәтгалиев котладылар.

Бәйрәм хедлайнерлары Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаеваның чыгышлары барлык кунаклар өчен чын бүләк булды, алар җылы хисләр, җырлар һәм яхшы кәеф   бүләк иттеләр!

Бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез! Сабан туе-традиция генә түгел, халык күңеле ул!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International