Бу хакта 4 июньдә Архангельскида II хатын-кызлар арктика форумының пленар утырышы барышында Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проект координаторы Әлфия Когогина белдерде.
"Монда, форумда, үз тирә-ягында тормышны яхшырак итү, рус төньягын үстерү өчен яңа мөмкинлекләр табу һәм иртәгәге көнгә үз гаиләләренә ышаныч бүләк итү хыялы белән берләшкән хатын-кызлар җыелды. Ә хатын-кыз эшмәкәрләргә без чын ватанпәрвәрләр һәм новаторлар кебек карыйбыз. Сез базарны кирәкле товарлар белән туендырып кына, үз хезмәткәрләрегезне һәм аларның гаиләләрен керемнәр белән тәэмин итеп кенә калмыйча, волонтерлык проектларын да тормышка ашырасыз, шул исәптән махсус хәрби операция зонасында да. Моның өчен рәхмәт сезгә», – диде ул.
Әлфия Когогина Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты эше, гамәлгә ашырылган ярдәм чаралары, шулай ук «Эшмәкәрлек» федераль проект эшчәнлеге турында сөйләде.