Менделеевскида «ЭкоЯз-2025 " конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2025 елның 12 июне, пәнҗешәмбе

Бүген, Россия көнендә, Сергей Гассар исемендәге мәдәният йорты мәйданында «ЭкоЯз -2025»республика конкурсында актив катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды.

 

Экологик культураны формалаштыру, балаларның акыл һәм иҗади сәләтләрен үстерү, балаларны әйләнә-тирә мохитне саклау буенча гамәли эшчәнлеккә җәлеп итү өчен бүләкләнделәр:

-Тимерханова Вәсилә Әмир кызы

- Шәрифуллина Алсу Вакыйф кызы

- Шәрипова Камилла Илдар кызы

🔹 Шулай ук «Мирас» татар гимназиясе, «Бөрешле төп гомуми белем бирү мәктәбе» МБББУ, "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты 7 нче номерлы "Алтын балык"  катнаш төрдәге балалар бакчасы коллективлары.

 

Җиңүчеләрне Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр хуҗалыгы буенча урынбасары Сергей Метальников котлады.

Конкурс "Экологик иминлек" илкүләм проекты кысаларында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International