Дәүләт Думасы студентларны мәктәпләрдә педагогик эшчәнлеккә тарту турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина: «Педагогик кадрлар җитмәү проблемасы күп төбәкләрдә кискен тора, һәм без аны хәл итү буенча эзлекле рәвештә эш алып барабыз. Инициатива кабул ителгәннән соң, студентлар, яңадан әзерлек узып, эшкә керешә алачак, бу эшләүче укытучыларга йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирәчәк».
Инициатива нигезендә, мәктәпләрдә эшләргә тиешле юнәлешләр буенча белем алучы, кимендә өч ел дәвамында арадаш аттестацияне һәм «мәгариф һәм педагогика фәннәре»юнәлеше буенча һөнәри әзерлек программасын уңышлы узган студентларны кертү тәкъдим ителә.