Дәүләт Думасы РФ Җинаять кодексына хәрби каберлекләрне, һәйкәлләрне һәм мемориалларны мәсхәрә иткән өчен җаваплылыкны ачыклау өлешендә төзәтмәләрне беренче укылышта кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Суд практикасын һәм хокук бозуларны анализлау хәрби мемориалларны һәм каберлекләрне мәсхәрәләү очракларының шактый күп булуын күрсәтә — вандаллар аларга мыскыллы язулар ясыйлар, буяулар сибәләр. Ватанны саклаучыларның батырлыгы истәлегенә, тарихи хәтерне саклау өчен мондый гамәлләр өчен гадел җәза кирәк"»
Закон проекты хәрби каберлекләрне, шулай ук Ватанны яисә аның мәнфәгатьләрен саклаганда һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерә торган яисә Россиянең Хәрби дан көннәренә багышланган һәйкәлләрне, стеллаларны, обелискларны, башка мемориаль корылмаларны яисә объектларны мәсхәрә иткән өчен күрсәтелгән корылмаларны, объектларны юк иткән яисә зарарлаган өчен гамәлдәге җинаять җаваплылыгына охшаш җинаять җаваплылыгын билгели.
Хәзерге вакытта аларны юк иткән яки зарарлаган өчен җинаять җаваплылыгы билгеләнгән. Максималь җәза-5 млн сумга кадәр штраф яки 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү. Һәйкәлләрне һәм монументларны юкка чыгару яки зарарлау буенча гамәлдә булган нормалар аларны мәсхәрә итүгә дә кагылачак.
Әлеге чара соңгы вакытта ешайган хәрби мемориалларны һәм һәйкәлләрне мәсхәрәләү очракларын булдырмауга – язулар һәм рәсемнәр ясауга, Мәңгелек утта ризык әзерләүгә юнәлдерелгән. Хөкүмәт мәгълүматлары буенча, 2022 елның февраленнән 370тән артык резонанслы очрак теркәлгән.