Дәүләт Думасы рус телен яклау турында закон кабул итте. Документ милли юнәлешле мохит булдыруга, рус телен яклауны тәэмин итүгә һәм гавами киңлектә чит тел (алынма) сүзләрен куллануны чикләүгә юнәлдерелгән.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина: «Урам буйлап барасың һәм Brow Bar, Hair salon, Health club, Food market күрәсең. Чит ил сүзләрен һәр җирдә кулланудан китәргә кирәк. Күпмилләтле илебезнең берләштерүче көче булган рус телен башка бернинди чит тел белән дә алмаштырырга ярамый. Гавами киңлектә мәгълүмати билгеләр, элмә такталар һичшиксез дәүләт телендә эшләнергә тиеш"»
"Билгеләп үтәм, закон башка телләр белән көрәшү бурычын куймый. Аның максаты-рус телен дәүләт теле буларак куллануны ныгыту, тәрҗемә итү рөхсәт ителә, һәм нык кулланышка кергән тотрыклы чит ил әйтелмәләре дә тыелмый", – дип өстәде Когогина.
2026 елның 1 мартыннан кулланучыларны гавами таныштыру өчен билгеләнгән мәгълүматны урнаштыруны регламентлый торган норма кертелә, ул фирма исемнәрен, товар билгеләрен, хезмәт күрсәтү билгеләрен куллану очракларына, шулай ук федераль законнарда, Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларында, техник регламентлар таләпләрендә каралган башка очракларга карата кулланылмаячак.
Кулланучыларны гавами таныштыру өчен билгеләнгән мәгълүмат рус телендә башкарылырга һәм шулай ук республикаларның дәүләт телләрендә һәм (яисә) Россия Федерациясе халыкларының башка телләрендә дә башкарылырга мөмкин. Кабатлаучы мәгълүмат эчтәлеге буенча бертөрле, урнаштыру һәм техник бизәлеше буенча бертөрле булырга тиеш. Җитештерүченең ихтыяры буенча кулланучыларны гавами таныштыру өчен билгеләнгән мәгълүмат чит телләрдә дә башкарылырга мөмкин.