Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вебинарында салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын куллану үзенчәлекләре турында белегез

2025 елның 18 июне, чәршәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне «Автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым салу системасын  куллану тәртибе: төп аспектлар, үзенчәлекләр һәм өстенлекләр» дип аталган вебинарда автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым салу системасын куллану үзенчәлекләре турында белергә катнашырга чакыра. Ул 2025 елның 19 июнендә 10.00 сәгатьтә узачак. Чарада катнашучыларга автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым салу системасын кем куллана алуы, салым салуның әлеге режимында салымны ничек исәпләү һәм түләү, аны куллануның нинди өстенлекләре турында җентекләп сөйләячәкләр, шулай ук тема буенча сорауларга җавап бирәчәкләр. Вебинар спикеры-Эльмира Хәмидуллина, Идарәнең юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы. Вебинар бушлай, алдан теркәлү-түбәндәге сылтама буенча мәҗбүри: https://w.sbis.ru/webinar/0bc92d65-6cc1-463c-bd4c-ecc96d2d4654

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International