Нурлат районында узган республика Сабан туе кысаларында аерым очрашу узды: Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин 50 елдан артык бергә яшәгән гаиләләр белән аралаштылар.
Чакырылганнар арасында Менделеевск районы вәкилләре — 51 ел бергә гомер итүче.Миңневәзит Нури улы һәм Мансура Миңнегали кызы Нуриевлар да бар иде,
Нуриевлар-гомерләрен туган җиргә багышлаган хөрмәтле хезмәт ияләре.
Миңневәзит Нури улы Татарстан Республикасының атказанган механизаторы, икесе дә күп тапкырлар дәүләт һәм район бүләкләре, шул исәптән "ТАССРның 100 еллыгы" медале һәм Менделеевск районының Мактау грамоталары белән бүләкләнгәннәр.
Алар лаеклы балалар тәрбияләгәннәр, ныклы гаилә, хезмәт сөючәнлек һәм традицияләргә тугрылык үрнәге булып торалар. Бүген ир белән хатын лаеклы ялда, актив тормыш алып баралар, йортлары, бакчалары һәм яраткан оныклары турында кайгырталар.
Очрашу вакытында Рөстәм Нургали улы парларга республика үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде һәм нәкъ менә шундый кешеләрнең җәмгыятебезнең ныклы нигезе булуын ассызыклады.
Очрашу җылы, чын гаилә атмосферасында узды.
Менделеевск районы администрациясе якташлары белән горурлана һәм Нуриевлар гаиләсенә лаеклы тормыш юлы һәм район үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерә.