«Татарстан тарифлары» Телеграм-бот ярдәмендә гражданнар гамәлдәге тарифлар белән таныша алачак.
Электрон ярдәмче җайга салучы органга шәхсән мөрәҗәгать итмичә генә актуаль һәм дөрес мәгълүматка ирешергә, кызыксындырган бәяләрне (тарифларны) тиз табарга, шулай ук җайга салучы белән республика халкы арасында үзара хезмәттәшлек дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.
«Халык өчен тарифлар» бүлеге кертелде:
• Коммуналь хезмәтләргә тарифлар;
• Социаль һәм сәнәгать булмаган өлкә тарифлары.
«Башка кулланучылар өчен тарифлар» бүлеге бар һ. б.
Меню буенча тәкъдим ителгән сайлаудан тыш, кулланучы яшерен сүзләр буенча эзләүдән файдалана ала, ә кыенлыклар килеп чыккан очракта техник ярдәмгә мөрәҗәгать итә ала.
Чат-боттагы мәгълүмат гамәлдәге бәяләр (тарифлар) расланган яки төзәтелгән саен даими яңартылачак.
Тоташыгыз һәм гамәлдәге тарифлар буенча актуаль мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча белегез: https://t.me/Tarif_RT_bot