18 июньдә Петербург халыкара икътисадый форумы кырларында «Бизнеста Геройлар» сессиясе барышында «Бердәм Россия» партиясеннән Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек буенча Дәүләт Думасы Комитеты рәисе урынбасары, «Эшмәкәрлек» федераль партия проекты координаторы Әлфия Когогина «Үз бизнесым» махсус хәрби операциясе ветераннарына ярдәм итү программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Ул шулай ук ветераннарны тыныч тормышка җайлаштыру бурычын хәл итүдә бердәм алымнар эшләү өчен РФ Хөкүмәте, төбәкләр, үсеш институтлары белән уртак эш алып барырга кирәклеген әйтте.
"Барлык эшмәкәрләр-безнең илнең чын геройлары! Әмма бүген әңгәмә темасы тирәнрәк: махсус хәрби операциясе ветераннарын, ил һәм гаиләләренең киләчәге хакына гомерләрен куркыныч астына куйган геройларны тыныч тормышка кайтару мәсьәләсе. Безнең зур бурычыбыз-аларга социаль уңайлыклар тудырырга, тормышка кызыксыну һәм бәхеткә ышанычны кайтарырга ярдәм итү", - диде депутат.