Дәүләт Думасы махсус хәрби операция зонасында иреклеләрнең хокукларын өстәмә яклый торган закон проектын икенче укылышта кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» федераль проект координаторы Әлфия Когогина: «Бүгенге көнгә Дәүләт Думасы махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү өчен 131 закон кабул итте. Бу мәсьәлә-безнең эш өстенлегендә. Кабул ителгән законнарны хокукый куллану – шулай ук аерым контрольдә. Бүген икенче укылышта без хәрби часть командирларына иреклеләрнең ышаныч кәгазен раслау хокукы бирә торган закон проектын кабул иттек. Ватанны саклаучы бит нотариус янына килә алмый, туганнарына һәм якыннарына аның мәнфәгатьләрен төрле оешмаларда һәм структураларда тәкъдим итү өчен кирәкле ышанычнамә рәсмиләштерә алмый. Бу ташламаларны рәсмиләштерү, акчалата түләүләр, белешмәләр алу һәм башка гаилә мәсьәләләрен хәл итү өчен кирәк. Элегрәк бу мәсьәлә хәрби хезмәткәрләр өчен регламентланган иде инде һәм хәзер ирекле формированиеләргә карата җайга салыначак".
Закон проектында ирекле формирование бирелгән хәрби часть командирына ирекле формированиеләрдә булган гражданнарның ышанычнамәләрен һәм васыятьнамәләрен таныклау, шул исәптән үз үлеме очрагында балага опекун яки попечитель билгеләү турындагы гаризаларда андый гражданнарның имзаларын таныклау хокукы бирү карала.