Татарстан Росреестрының җирләрдән файдалану һәм саклау буенча дәүләт инспекторларына геодезия челтәренең 735 пунктын тикшерергә туры киләчәк.
Тикшерүләр 43 муниципаль районның һәркайсында, шулай ук ике шәһәр округында – Казанда һәм Чаллыда үткәреләчәк, аларда геодезия челтәрләренең 40 пунктының сакланышын тикшерәчәкләр.
Мәсәлән, Татарстан башкаласында бу максат белән Борисково, Мирный, Царицынский калкулыгы, Вознесенский калкулыгы һ.б. бистәләргә бару планлаштырыла. Казан территориясендә барлыгы 20 геодезия челтәре пункты тикшереләчәк.
"Геодезия челтәрләре пунктлары-билгеле координаталы урында беркетелгән нокталар, алар геодезия үлчәүләре, топографик төшереп алу, төзелешне һәм кадастр эшләрен геодезия белән тәэмин итү өчен терәк нокталар буларак файдаланыла. Татарстанда барлыгы 3 246 геодезия челтәре пункты бар. Аларны тикшерү «Киңлек мәгълүматлары милли системасы» дәүләт программасы кысаларында 2018 елдан алып барыла, - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Рсреестр идарәсенең Дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Алмаз Нәҗмиев.
Исегезгә төшерәбез, РФ Җир кодексы нигезендә җир кишәрлекләренең хокук ияләре геодезия пунктларын саклап калырга һәм аларга керү мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш, ә алар зыян күргән яки юк ителгән очракта - Татарстан Росреестрына 8 (843) 225-25-22 телефоны буенча яисә «Роскадастр» гавами хокукый компаниясенең Татарстан Республикасы филиалына 8 (843) 514-90-77 телефоны буенча хәбәр итәргә тиеш.