Әлфия Когогина «Бердәм Россия " партиясе ярдәме белән шефлыкка алынган хәрби частьләргә 90 тонна гуманитар йөк тапшырды

2025 елның 24 июне, сишәмбе

23 июньдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина шефлыкка алынган хәрби частьләргә 40 млн сумлык 90 тоннадан артык гуманитар йөк тапшырды.

"Без Президентыбыз Владимир Путин билгеләгән принцип буенча эш итәбез: бүген без барыбыз да мобилизацияләнгән, без барыбыз да бер полкта. Күптән көтелгән Җиңүне һәркем үз урынында якынайта: сугышчылар алгы сызыкта, окопларда, авыл кешеләре кырларда, эшчеләр заводларда, медиклар госпитальләрдә. Безнең максат бер, Бөек-Җиңүне якынайту. Россиядә һәм бөтен Европада тынычлык булсын һәм нацизмга, күз яшьләренә, югалтуларга һәм үлемнәргә урын булмасын», – диде Әлфия Когогина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International