Әгәр сез бинада булсагыз:
● Аскы катларга, подвалга яки паркингка төшегез
● Лифттан файдаланмагыз
● Фатирда тәрәзәсез бүлмә сайлагыз, иң яхшы урын — ванна бүлмәсе. Идәнгә утырыгыз
● Һич тә тәрәзә янына бармагыз!
Әгәр сез урамда булсагыз:
● Якындагы бинада, җир асты кичүендә яки паркингта яшеренегез
● Транспортта булсагыз аннан чыгыгыз да ышык урын табыгыз
Һөҗүмнән соң һәм дрон яки аның кисәкләре табылганда:
- Бернәрсәгә дә тимәгез
- Җайланма табылган урыннан кичекмәстән ераграк китегез
БПЛА күрсәгез яки тапсагыз:
Шунда ук 112 номеры буенча хәбәр итегез
Үзегезнең исем фамилиягезне һәм ачыклау урынын әйтегез
Үзегезне саклагыз һәм куркынычсызлык чараларын үтәгез!