Дәүләт Думасы Россия Кызыл Хачының хокукый статусын билгели торган закон проектын беренче укылышта кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина: «Россия Кызыл Хач-Россиядә иң зур һәм иң борынгы хәйрия оешмасы. Ул үз эшчәнлеген – мөһим социаль һәм хәйрия миссияләрен – Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә дә алып бара. Оешмадан ел саен ике миллионнан артык кеше төрле яклап ярдәм ала. Кабул ителгән инициатива оешма мандатын билгели, төбәк бүлекләре өчен гарантияләрне терки һәм бу безнең илдә Кызыл Хачның бердәнбер танылган милли җәмгыяте булуын раслый».
Закон проекты нигезендә, Россия Кызыл Хач эшчәнлегенең максаты булып хәйрия, гуманитар, социаль һәм башка ярдәм күрсәтү, халыкның гомер сыйфатын һәм озынлыгын күтәрү һәм моның өчен кирәкле белемнәрне тарату тора.
Россия Кызыл Хачы структурасында РФ субъектларында булдырыла торган төбәк бүлекләре һәм РФ муниципаль берәмлекләрендә булдырыла торган җирле бүлекләр эшли. Моннан тыш, белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен махсуслаштырылган структур бүлекчәләр төзелергә мөмкин.
Россия Кызыл Хачының әгъзасы Россиянең теләсә кайсы гражданы, шулай ук чит ил кешесе яки гражданлыгы булмаган зат була алачак.
Россия Кызыл Хач 1867 елның 15 маенда оешкан Россия Кызыл Хач җәмгыятенең һәм СССР Кызыл Хач һәм Кызыл ярым ай җәмгыятьләре берлегенең хокукый варисы, Халыкара Кызыл Хач һәм Кызыл ярым ай хәрәкәтенең аерылгысыз өлеше булып тора.