Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» проектының федераль координаторы Әлфия Когогина рәислегендә сәнәгать өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру һәм Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча эш төркеме утырышы узды.
"Эш төркеменең чираттагы киңәшмәсен, традиция буенча, министрлык кабинетларында түгел, ә производствода уздырдылар. Бу юлы киңәшмә кысаларында «Турбина», «Зеленодольск» һәм «Промэнерго» сәнәгать парклары мәйданчыкларында берничә предприятиедә булдылар, алар арасында газ турбинасы җиһазлары заводы, лифт җиһазлары җитештерү заводы, электромобильләр һәм электротехник шкафлар өчен зарядка станцияләре, көч кабель арматурасы, төрле электротехник җиһазлар уйлап табучылар һәм җитештерүчеләр бар иде. Без хезмәттәшләребез белән гамәлгә ашырыла торган дәүләт ярдәме чараларының илебез предприятиеләрен үстерү өчен нәтиҗәле булуына инандык», – дип шәрехләде Әлфия Когогина.