2025 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәкнең 5 000 нән артык кешесен шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар белән тәэмин итте

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

2025 ел башыннан республикада яшәүче 5280 кеше Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлегеннән шифаханә-курорт дәвалануына юллама алды.

Мондый ярдәм алуга хокуклар:

- инвалидлар;

- Бөек Ватан сугышында катнашучылар;

- сугышчан хәрәкәтләр ветераннары;

- «Блокададагы Ленинградта яшәүче», «Камалыштагы Севастопольдә яшәүче», «Камалыштагы Сталинградта яшәүче»тамгалары белән бүләкләнгән гражданнар;

- һәлак булган (вафат булган) сугыш инвалидларының гаилә әгъзалары;

- Чернобыль АЭСындагы һәлакәт, шулай ук Семипалатинск полигонындагы атом-төш сынаулары нәтиҗәсендә радиация йогынтысына дучар булган гражданнар һәм аларга тиңләштерелгән гражданнар категорияләре;

- махсус хәрби операциядә катнашучылар.

 

Демобилизацияләнгән махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен өстәмә рәвештә үз сәламәтлекләрен ныгытырга һәм социаль фондның тернәкләндерү үзәкләрендә ял итәргә мөмкинлек бар. Бу шфаханә-курорт дәвалануына чиратка йогынты ясамаячак. Тернәкләндерү урынына барып кайту чыгымнарын социаль фонд каплый.

 "Медицина күрсәткечләре булганда юлламалар шифаханә-курорт дәвалану өлешендә Социаль хезмәтләр җыелмасын саклап калган ташламалы категорияле гражданнарга бирелә. Бу очракта гражданга юллама белән бер үк вакытта дәвалану урынына бушлай бару һәм кайту өчен махсус талоннар яисә исемле юлламалар бирелә. Моннан тыш, I төркем инвалид гражданнарны һәм инвалид балаларны озатып йөрүчеләр дә дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен түләүсез юл белән тәэмин ителә", - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Путевка алу өчен 070/у белешмәсе өчен медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә һәм дәүләт хезмәтләре порталында, Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтендә яки якындагы күпфункцияле үзәккә путевка һәм йөрү өчен гариза бирергә, шулай ук почта юлламасы бирергә кирәк.

Сорауларыгыз булса, сез һәрвакыт социаль Фондның Татарстан Республикасы буенча бүлегеннән консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1.

Шулай ук актуаль яңалыклар белән Сез безнең социаль челтәрләрдә — ВКонтактеда, Одноклассники һәм Telegram да таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International