Дәүләт Думасы РФ Җир кодексына һәм аерым закон актларына үәп үләннәре үсүдән җирләрне яклау өлешендә үзгәрешләр кертте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина: «Балтырган һәм читтән китерелгән чүп үләннәрнең җир кишәрлекләрен ышанычлы басып ала торган төрләре җитди куркыныч тудырырга мөмкин. Әгәр дә авыл хуҗалыгы җирләре өчен чүп үләннәрдән саклану белән бәйле җайга салу кораллары булса, башка категорияләр өчен бу мәсьәлә ачык кала бирде. РФ Хөкүмәте һәм төбәкләр мондый үсемлекләр белән ничек көрәшергә дигән конкрет алгоритм булсын өчен чүп үләннәре исемлеген, аларга каршы көрәш методларын (чаралар, ысуллар, агрохимикатлар) билгеләргә тиеш булачак».
Закон нигезендә, теләсә нинди җир кишәрлекләренең хокук ияләре әйләнә-тирә мохиткә зыян китерә торган чүп үләннәре (мәсәлән, Сосновский балтырганы) белән көрәшергә тиеш булачак.
Хөкүмәт чүп үләннәренең төрләре буенча критерийларын раслаячак, ә һәр субъект 90 көн эчендә ботаниклар һәм галим-географлар тәкъдимнәре нигезендә үз исемлеген формалаштырачак. Көрәш методлары арасында-механик печән чабу, туфракны агротехник эшкәртү, препаратларның куркынычлык классы буенча чикләнгән химик метод, биологик кысрыклау.
Закон 2026 елның 1 мартында үз көченә керә.