Әлфия Когогина: Эшмәкәрләр ярты елга кадәр кредит түләүне кичектерә алачак

2025 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен, шулай ук үзмәшгуль гражданнар өчен кредит каникуллары турындагы закон кабул итте.Каникуллар вакыты алты айга кадәр булыр дип планлаштырыла, ә заемщик мондый таләп белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы кредитның максималь күләмен Хөкүмәт билгеләячәк.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина: «кече һәм урта эшмәкәрлек өчен кредит каникулларын кертү инициативасы «Бердәм Россия» тарафыннан 2022 елда ук тәкъдим ителгән иде, һәм Президент безне Хөкүмәткә тиешле йөкләмәләр биреп хуплады. Әмма закон проектын кертү озакка сузылды, шуңа күрә без коллегаларыбыз белән Үзәк Банк белән бергә аны әзерләдек һәм мөстәкыйль рәвештә керттек», – дип билгеләде Когогина.

"Рәсмиләштерү процедурасы бик гади. Гамәлдәге цифрлы сервислардан файдаланып, заемщик гаризасы буенча хәбәр итү тәртибе каралган. Законның актуальлеге шик астына алынмый. Һәм монда статистика үзе сөйли: бүген кече һәм урта эшмәкәрлекнең срогы чыккан кредитлар өлеше 5% ка җитте. Кредит каникуллары  бизнеска ял итәргә вакыт бирәчәге мөһим: финансларны төркемнәргә бүләргә, кредит тарихын саклап калып, алдагы стратегияне уйларга», – дип билгеләде Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек буенча Комитеты рәисенең беренче урынбасары.

РФ Хөкүмәте кредитның максималь күләмен билгеләгәнче, закон проектында түбәндәге төп параметрлар каралган: ташламалы чор бер шартнамә буенча биш елга бер тапкырдан ешрак бирелми; микропредприятиеләргә кредитның максималь күләме 60 млн сум, кече предприятиеләргә – 400 млн сум, урта предприятиеләргә – 1 млрд сум тәшкил итә.

Ташламалы чор заем алучы гаризасы буенча аңа махсус таләпләр куелмыйча бирелә (керем күләмен киметү, аерым тармакларда һәм башкаларда эшчәнлек алып бару).

Закон 2025 елның 1 октябреннән үз көченә керә һәм 2024 елның 1 мартыннан төзелгән шартнамәләрдән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International