2026-2027 елларда Татарстанда республика территориясендә урнашкан Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында (ЕГРН) исәпкә алынган җир кишәрлекләренә һәм капиталь төзелеш объектларына карата чираттагы дәүләт кадастр бәясе узачак. Кадастр бәясе якынча 1,7 млн.күчемсез милек объектына карата үткәрелер дип планлаштырыла.
Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, күчемсез милек объектларына чираттагы дәүләт кадастр бәясен уздыру мәҗбүри процедура булып тора, аның кирәклеге «Дәүләт кадастр бәясе турында» 2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләренә бәйле. Закон нигезендә кадастр бәясе Россия субъектларында (федераль әһәмияттәге шәһәрләрдән тыш) 4 елга билгеләнә.
Республикада моңа кадәр дәүләт кадастр бәясе 2022 елда үткәрелгән иде-ул вакытта процедураны 1,7 миллионнан артык җир кишәрлеге узды. Ә 2023 елда республикада капиталь төзелеш объектларына дәүләт кадастр бәясен бирүне төгәлләделәр. 2,8 миллионнан артык күчемсез милек объекты бәя алган. Әлеге бәяләүләрнең нәтиҗәләре 2024 елның 1 гыйнварыннан кулланыла.
"Дәүләт кадастр бәяләвенең төп максаты-аның нигезендә җир һәм мөлкәт салымнарын исәпләү өчен салым базасы булдыру. Моннан тыш, бәяләү мәгълүматларыннан чыгып, җир кишәрлеге өчен аренда түләве күләме (шул исәптән дәүләт яки муниципаль милектәгесе) яисә муниципаль ихтыяҗлар өчен алына торган җир кишәрлекләре өчен компенсация исәпләнә», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең күчемсез милекне кадастр бәяләү бүлеге башлыгы Резидә Мортазина.
Исегезгә төшерәбез, кадастр бәясе-билгеле бер вакытка алынган күчемсез милек объектын бәяләү нәтиҗәсе. Кадастр бәясе базар һәм объекттан файдалануның икътисадый характеристикаларына бәйле башка мәгълүмат нигезендә билгеләнә. Мәсәлән, исәпләгәндә күчемсез милек урнашкан шәһәр һәм район, аның территориядән файдалануның махсус шартлары булган зоналар чикләрендә урнашуы, шулай ук аның торышы исәпкә алынырга мөмкин.