Д.И.Менделеев исемендәге үзәк стадионда спортның яңа төре өчен «Каршылыклар белән ярыш» полосасы барлыкка килде.Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бөтен ил буенча халыкара стандартларга туры килә торган мондый сертификацияләнгән мәйданчыклар нибары 3!
Полосаның озынлыгы 100 метр тәшкил итә һәм ул ике спортчының бер үк вакытта узуына исәпләнгән. Полоса хронометраж системасы белән җиһазландырылганлыктан, киләчәктә биредә спорт разряды алу өчен ярышлар үткәрергә мөмкин.
Район башлыгы Роберт Искәндәров «Геройлар ярышы»нда катнашучыларны һәм судьяларны әзерләү өчен кулланылачак объектны шәхсән карады һәм техник ачылышын билгеләде.