Сәйтәктә «Керәшен такмаклары» фестивале кысаларында яңа клуб иҗат сезонын халык җырлары һәм биюләре белән ачып җибәрделәр.
Бу якты вакыйга мәдәни мирасны саклап калу һәм аны киләсе буыннарга тапшыруның искиткеч ысулы булды. Керәшен халык җырлары һәм такмаклары кешеләрне берләштерә торган тарих, гореф-гадәтләр һәм хисләр йөртә.
Сәхнәдә чыгыш ясадылар:
Иске Гришкино авыл мәдәният йортының «Бигәш " керәшен халык ансамбле
Бөрешле авыл мәдәният йортының «Чишмә " ансамбле солистлары
Бәйрәм хуҗалары - «Карендәшләр»керәшен җыр ансамбле
Өлкәннәр үзләренең яшьлек елы такмакларын, озын җырларны, биюләрне башкарлылар.
Чара яңа форматта — тамашачылар белән тыгыз элемтәдә, үткәннәргә бердәмлек һәм хөрмәт атмосферасы тудырып узды.
Мондый очрашулар мәдәниятне саклап калырга гына түгел, буыннар арасындагы элемтәләрне ныгытырга да ярдәм итә.