Менделеевскида «Аклыкка илтә юллар» («К светлому ведут пути») спектакле күрсәтелде

2025 елның 8 октябре, чәршәмбе

С.Гассар исемендәге мәдәният йорты сәхнәсендә  «Мөнбәр» татар дини театры тәкъдим иткән «Аклыкка илтә юллар»  («К светлому ведут пути») спектакле  булды.

Татарстанның күренекле эшлеклеләре: ТР атказанган артисты Ильяс Халиков, ТР атказанган мәдәният хезмәткәрләре Марат Баязитов һәм Зөлфирә Дәүләтшина, «Шаян-ТВ» каналы алып баручысы Илназ Сибгатуллин тамашачыларга онытылмаслык мохит бүләк итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк,чыгыш ясау Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы туган телләрне саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән оештырылды.

"Спектакльнең тарихи датада - Донецк һәм Луганск Халык Республикаларының Россия белән кушылу көнендә күрсәтелүе символик мәгънәгә ия", - диде район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева. - Ярый әле аны күңелләре белән телләрне саклау темасына төшенгән балалар карады"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International