Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе" федераль дәүләт бюджет учреждениесеннән 2025 елның 14 октябре 06.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү килде.
14 октябрь көнне көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле яңгыр көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе киңәш итә:
Яңгыр вакытында үзеңне ничек сакларга:
Көчле явым-төшем турында мәгълүмат алганда, шәһәр буйлап йөрүдән тыелыгыз, мөмкин булганча фатирда яки эштә калыгыз. Чыбыклы һәм радиотапшырулар чараларын кабызыгыз.
Яңгыр яуганда урамда калсагыз:
Җир асты кичүләренә һәм башка тирәнәйтелгән биналарга төшмәгез. Су басудан югарырак урнашкан биналарга ышыкланырга тырышыгыз.
Яңгыр яуганда бинада булсагыз
Әгәр сез булган бинаны су баса икән, аны ташлап, якындагы калкулыкка күчәргә тырышыгыз.
Яңгыр яуганда шәхси транспортта булсагыз
Су баскан урыннарны үтәргә тырышмагыз. Иң кырый уң рәткә (юл читенә) әкрен генә күчегез һәм, ашыгып тормозга бармыйча, хәрәкәтегезне туктатыгыз. Авария утларын кабызыгыз һәм коеп яуган яңгыр беткәнен көтегез. Су бик тиз күтәрелә башласа, транспорт чарасын ташлап, калку урынга яки якындагы бинага узыгыз.
Автомобильдә булганда көчле яңгырдан ничек сакланырга
Әгәр сез автомобильдә хәрәкәт итәсез икән, хәрәкәтне туктатыгыз. Автомобильдә булганда, пыялалардан ераграк торыгыз. Аларга арка белән (салон үзәгенә йөз белән) борылырга һәм күзләрне куллар яки кием белән капларга кирәк. Әгәр сезнең белән кечкенә балалар булса, аларны үз тәнегез белән капларга, шулай ук күзләрне йә кием, йә кул белән капларга кирәк. Әгәр салон габаритлары рөхсәт итсә-идәнгә яту яхшырак.
Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.