"Дөрешкәй" Тойгуҗа халык театры кабат Рәдиф Сәгъди пьесасы буенча куелган "Сынганы беләзек" спектаклен күрсәтте.
Режиссеры - «Дөрешкәй» Тойгуҗа халык театры җитәкчесе Гөлнара Гайфетдинова. Спектакльдә Тойгуҗа авыл җирлеге башлыгы Рафит Сафин катнашты.
Билет сатудан кергән акча Менделеевск шәһәренең "Кама таҗнары" балалар приютына тапшырылды.
Ахырда җирле татар конгрессы вәкилләре Ләйсән Галиева һәм Рәйханә Фәрхетдинова актерларга чыгышлары өчен рәхмәт белдерделәр һәм аларга татар халкы мәдәнияте турында китаплар бүләк иттеләр.