Күптән түгел Галимовлар гаиләсендә кызлары Айшә туды. Район башлыгы Роберт Искәндәров шәхсән үзе якташыбызның гаиләсен, махсус хәрби операция сугышчысын әлеге вакыйга белән котлады.
Әтиләре - Дамир, сабыйның дөньяга килүен каршы алу өчен, беразга гына өенә кайтып өлгергән. Әнисе Алсу балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Хәзер гаиләдә өч бала: өлкән уллары Радмир һәм Тимерлан һәм аларның сеңлесе Айшә.
Яңа туган кызга чын күңелдән сәламәт һәм бәхетле булып үсүен, ә бөтен гаиләгә сәламәтлек, мәхәббәт һәм бәхет телибез.