Татар Чаллысы авылы халкы безнең яклаучыларыбызга ярдәм итә!

2025 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Безнең солдатлар көн саен батырлык һәм кыюлык күрсәтәләр, илнең тынычлыгын һәм чикләрен саклыйлар. Алар үз бурычларын үтәгәндә, Татар Чаллысы авылы халкы уртак эшкә үз өлешен кертергә — махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына ярдәм итәргә тырыша.

Шундый изге башлангычларның берсе-безнең сугышчыларга чәк-чәк хәзерләү.
Авылның актив кешеләре җирлек башлыгы Татьяна Кузнецова җитәкчелегендә мәктәп ашханәсенә җыелдылар. Хатын- кызлар эш өчен кирәкле бөтен нәрсәне алып килделәр-камыр бастылар, кыздырдылар, бал болгаттылар, аннары әзер чәк-чәкне контейнерларга җыйдылар.
Һәркем чын күңелдән  катнашты, чөнки һәр сыйга йөрәк җылысы һәм яклаучыларыбызга ихлас рәхмәтләр салынган иде ❤ ️ 

Татар Чаллысы халкы безнең көчебез бердәмлектә һәм ярдәм итүдә булуына   ышана.

Бу бик гади, ләкин игелекле эшләр сугышчыларга өйләрендә аларны көтүләрен, истә тотуларын һәм тизрәк өйләренә әйләнеп кайтуларына ышануларын искә төшерсеннәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International