«Бердәм Россия" партиясе Менделеевск бүлегенең 40 нчы конференциясе булды

2025 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

«Бердәм Россия " партиясе Менделеевск җирле бүлегенең 40 нчы конференциясе көн тәртибендә өч мәсьәлә каралды:

1️. «Бердәм Россия» партиясенең Менделеевск җирле бүлеге секретарен сайлау турында;

2. Җирле сәяси совет составындагы үзгәрешләр турында;

3.  Партия активистларын бүләкләү турында.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 40 делегатның күпчелеге «Бердәм Россия» партиясенең Менделеевск җирле бүлеге секретаре итеп сайланган Роберт Ринат улы Искәндәров кандидатурасын хуплады.

Делегатлар шулай ук җирле сәяси советның яңартылган составын расладылар.:
Искәндәров Роберт Ринат улы
Галиева Ләйсән Камил кызы
Борһанов Рөстәм Флүр улы
Григорьев Максим Витальевич.
Канипова Миләүшә Илгиз кызы
Сабирҗанов Рәйхан Арслангали улы
Смирнова Клавдия Ивановна
Хәбибуллин Сәлим Ханнан улы
Цысс Леонид Вадимович

Конференция азагында озак еллар дәвамында «Бердәм Россия» идеалларына тугрылык күрсәткән һәм районның иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашкан партия активистларын бүләкләделәр. Барлыгы партиянең алты актив әгъзасына рәхмәт белдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International