Менделеевскида Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына сроклы хезмәткә китүче 14 егетне озаттылар.
Юлга чыгар алдыннан балаларның һәркайсы җентекле медицина тикшерүе һәм комиссия үтте.
Район башлыгы Роберт Искәндәров хәрби хезмәткә чакырылучыларга үз бурычларын лаеклы үтәүләрен һәм намус белән өйләренә әйләнеп кайтуларын теләде.
Юлга чыгар алдыннан инструктажны хәрби комиссар Сергей Залуженко үткәрде.
Хәрби хезмәткә чакырылучылар Казандагы җыю пунктына юнәлделәр, анда хәрби форма, махсус сумкалар, банк һәм шәхси электрон карталар алачаклар. Шуннан соң алар бөтен ил буйлап хәрби частьларга таратылачак.
Көзге чакырылыш кампаниясе дәвам итә, хезмәт срогы элеккечә кала — 12 ай.
Хезмәт җиңел, кайту тиз булсын!