С.Гассар исемендәге мәдәният йорты мәйданыннан сугышчан бурычларны үтәүче егетләребез өчен 20 тонна гуманитар йөк озатылды.
Йөк составында:
ике мотоцикл, «Буханка "УАЗ, «Хантер" УАЗ, " Шевроле Нива»,
шулай ук тәгәрмәчләр, такталар, ОСП такталары, одеяллар, пончо, дроннан ышыклану урыннары, челтәрләр, су, шәхси посылкалар һәм сугышчыларга эштә һәм көнкүрештә ярдәм итәчәк башка бик күп нәрсәләр.
Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров ярдәм җыюда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде һәм йөкне безнең яклаучыларга шәхсән үзе җиткерәчәген әйтте.
"Һәр тартма, һәр әйбер-ул Менделеевск халкының җылылык хисе һәм кайгырту кисәкчәсе. Бу ярдәм адресатларга барып җитсен һәм егетләребезгә аларны өйдә көтүләрен һәм алар белән горурлануларын искәртсен», — диде Роберт Искәндәров.