Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров хезмәт һәм тыл ветераны, лаеклы тормыш тарихы һәм зур педагогик стажы булган Роза Әхәт кызы Әхәтованы юбилее белән котлады.
Роза Әхәт кызы 1930 елның 10 ноябрендә Кукмара районының Ташлы Елга авылында туа. Алабуга педагогия институтының математика факультетын тәмамлаганнан соң, ул күп еллар дәвамында математика укытучысы булып эшли, үзен балаларга тәрбия һәм белем бирү эшенә багышлый.
1967 елдан Роза Әхәт кызы Менделеевскида яши, педагогик эшчәнлеген интернат-мәктәптә, аннары коррекцион мәктәптә дәвам итә.
Озак еллар эшләү дәверендә ул берничә буын укучы тәрбияләде, хезмәттәшләренең хөрмәтен һәм тәрбияләнүчеләренең мәхәббәтен яулады.
Бүген аның янында-ике кызы, өч оныгы һәм алты оныкчыгы, алар аның төп горурлыгы һәм шатлыгы.
🕊 ️ Район башлыгы Роза Әхәт кызына ныклы сәламәтлек, озын гомер, якыннарының игътибарын һәм җылысын тоеп яшәвен теләде, хезмәте, һөнәренә тугрылыгы һәм Менделеевск мәгарифен үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.