Татарстанда өлкән яшьтәге вәкилләр өчен күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча кайнар линия узачак

2025 елның 19 ноябре, чәршәмбе

1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көнендә Татарстан Республикасы буенча Росреестр һәм Роскадастр өлкән буын кешеләре өчен күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча кайнар телефон линиясе үткәрәчәк.

Кайнар линиягә шалтыратып белергә була:

- Үз милегеңне мошенниклардан ничек сакларга?

-"Дача амнистиясеннән " ничек файдаланырга?

 - Фатирны ничек сатып алырга яки сатарга?

- Мирасны ничек дөрес рәсмиләштерергә?

Сорауларыгызны 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Казанда 8 (843) 255-25-71 телефоны аша бирергә була.

Республика районнарындагы белгечләрнең телефоннарын безнең сайтта «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «Кайнар линияләр» бүлегендә белергә була.

Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International