Укытучылар көненә багышланган район чарасы барышында Менделеевскида Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина инициативасы белән «Иң-иң яхшы сыйныф җитәкчесе» халык конкурсы старт алды.
"Хөрмәтле педагоглар һәм мәгариф өлкәсе ветераннары! Балаларыбызның уңышлары артында сезнең зирәклегегез, сабырлыгыгыз һәм һөнәри осталылыгыз торганын без беләбез. Сезнең хезмәтегез-чын йөрәкләрне җанландыру һәм яңа офыклар ачу, яңа белемнәр һәм казанышлар юлында кыюлык белән алып бару сәнгате ул. Менделеевлыларга минем инициативаны бик нык хуплаганнары өчен рәхмәт! Әлеге проект барыбызны да яраткан укытучыларына рәхмәт хисләре белән берләштерә", - дип котлады Әлфия Когогина район халкын..
Проект инде тугызынчы ел рәттән «Менделеевские новости»район газетасы ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Беренче этап барышында Менделеевлылар иң яхшы сыйныф җитәкчесе исеменә кандидатлар тәкъдим итәләр, мәктәп еллары турындагы иң җылы хатирәләре белән уртаклашалар, укытучыларына ярдәм йөзеннән фоторәсемнәр һәм видеороликлар урнаштыралар. Киләсе этапка күп санлы укучылар һәм аларның ата-аналары тәкъдим иткән сыйныф җитәкчеләре уза. Җиңүчегә Дәүләт Думасы депутатының Рәхмәт хаты һәм 50 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылачак.
Узган ел конкурста Менделеевск районының Камай төп гомуми белем бирү мәктәбенең сыйныф җитәкчесе Айрат Миннәхмәтов җиңде.