Әлфия Когогина: сугышчыларыбыз һәм аларның якыннары биргән сорауларны беренче чиратта хәл итәбез

2025 елның 21 ноябре, җомга

Дәүләт Думасы хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итүнең өстәмә чараларын һәм аларның гаилә әгъзалары өчен социаль гарантияләр кертүгә юнәлдерелгән өч закон проектын беренче укылышта кабул итте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина: "Сугышчыларыбыз һәм аларның якыннары биргән сорауларны беренче чиратта хәл итәбез. Аерым алганда, махсус хәрби операция катнашучылары белән очрашулар барышында миңа берничә тапкыр аларның үз хисабына хәрби-табиб комиссиясенә барырга яки хезмәт урыныннан йөзләрчә чакрым ераклыктагы дәвалануга барырга мәҗбүр булулары турында мөрәҗәгатьләр килде. Шул ук вакытта ирекле формированиеләрдә катнашучылар бушлай баралар.  Бу һәм башка мәсьәләләрне һәм аларны хәл итү вариантларын без Дәүләт думасының һәм РФ Оборона министрлыгының профиль комитеты белән эшләдек».

Беренче закон проекты хәрбиләргә түләүсез нигездә тимер юл, һава, су һәм автомобиль (таксидан тыш) транспортында хәрби-табиб экспертизасы, хәрби-табиб яки хәрби-очу комиссиясе узу урынына һәм кире кайту хокукын бирергә тәкъдим итә.

Икенче документ хәрби хезмәткәрләрнең балигъ булган балалары өчен мәктәпне тәмамлаганнан соң һәм көллияткә яки югары уку йортына кергәнчегә кадәр социаль ташламаларны саклый. Бу чара махсус хәрби операция катнашучылары, хәрби хезмәткәрләр һәм көч ведомстволары хезмәткәрләре гаиләләреннән берничә мең балага кагылачак. Бу максатларга 120 млн сумнан артык акча бүлеп бирү күздә тотыла. Барлык өстәмә ташламалар һәм гарантияләр финанс һәм оештыру ягыннан тәэмин ителгән.

Өченче закон проекты инвалид балалар, шул исәптән балигъ булганнар белән бергә яшәүче хәрбиләр өчен торак алуга чираттан тыш хокук турындагы нормаларны төгәлләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International