Агротуризм мәктәбе

2025 елның 21 ноябре, җомга

16-18 октябрьдә «Россельхозбанк» АҖ Казан шәһәрендә кунакчыллык индустриясенең гомуммилли берлеге белән берлектә «Агротуризм мәктәбе» укыту проектының чираттагы агымын үткәрә.

Агротуризм мәктәбе экспертлары булып федераль һәм төбәк хакимият органнары, фәнни һәм мәгариф оешмалары, профильле ассоциацияләр вәкилләре, агротуризм һәм кунакчыллык индустриясенең әйдәп баручы предприятиеләре җитәкчеләре, туроператорлар, шулай ук илнең туристлык тармагының әйдәп баручы экспертлары чыгыш ясаячак.

Чара кысаларында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән файдалану, җирләрне бер категориядән икенчесенә күчерү, агротуристлык объектларны маркетинг аша чыгару, вакыйгалы туризмны оештыру, сервисны яхшырту һәм уникаль сәүдә тәкъдиме булдыру мәсьәләләре каралачак.

Күрсәтелгән чарада катнашу өчен туристлык тармагы вәкилләрен чакырабыз.

Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Даурия ур., 32 йорт (Казан кооператив институтының конгресс - залы), катнашучыларны теркәү 9.30 дан 10.00 сәгатькә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International