Әлфия Когогина: кече һәм урта бизнес муниципаль икътисадлар үсешенең көчле чыганагы булып тора

2025 елның 21 ноябре, җомга

Ставрополь краенда «МАЛАЯ РОДИНА – СИЛА РОССИИ»III Бөтенроссия муниципаль форумының төбәк көннәре уза.

Форум эшендә РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек буенча комитет рәисенең беренче урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина катнаша.

«Киләчәк турында диалоглар: «Кече бизнес: муниципаль икътисад үсеше драйверы» дискуссия мәйданчыгы кысаларында бөтен Россиядән муниципалитетлар башлыклары, эшмәкәрләр, экспертлар, эшлекле бергәлекләр белән бергә төбәкләрдә кече һәм урта эшмәкәрлек секторын үстерү мәсьәләләренең киң спектры турында җентекләп фикер алыштылар. Аның потенциалын үстерү өчен ниләр эшләргә кирәк? Бизнес һәм дәүләт кооперациясенең үсеш нокталары нинди? Муниципалитетларда үзмәшгульләр институты үсеше ничек бара? Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү системалары балансланганмы? Бик күп тәкъдимнәр һәм идеяләр әйтелде. Ышанам ки, нәкъ менә кече һәм урта бизнес муниципаль икътисадлар үсешенең көчле чыганагы булып тора, бигрәк тә зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда, моношәһәрләрдә», – дип шәрехләде Когогина.

«МАЛАЯ РОДИНА – СИЛА РОССИИ» форумы ел саен Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе химаясендә РФ Президенты Администрациясе ярдәмендә үткәрелә һәм муниципаль мохиттә иң масштаблы вакыйгаларның берсе булып тора. Ул актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм үсеш стратегияләрен эшләү өчен җирле үзидарә лидерларын, бизнес вәкилләрен, иҗтимагый оешмаларны һәм экспертларны берләштерергә тиеш. Минеральные Воды шәһәрендә төбәк көннәре    1 000нән артык катнашучыны берләштерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International