Дәүләт Думасы беренче укылышта «Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында»Федераль законның 1 маддәсенә үзгәрешләр кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Бүген беренче укылышта хупланган закон проекты нигезендә 2026 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме 20 проценттан артыкка артачак. Бу 4,5 млн кеше өчен хезмәт хакын, шулай ук минималь хезмәт хакы - пособиеләр, отпуск, хастаханә һәм башкалардан чыгып исәпләнгән барлык түләүләрне арттырырга ярдәм итәчәк.»
Закон проекты 2026 елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен аена 27 093 сум итеп билгели.