РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина шефлыкка алынган полклар сугышчыларына чираттагы гуманитар йөкне тапшырды.
"Бердәмлек-күп милләтле, күп динле халкыбызның безне көчле һәм җиңелмәс итә торган үзенчәлеге ул. Бигрәк тә хәзер без беркайчан да булмаганча бердәм. Без барыбыз да бер сафта, лидерыбыз, Россия Президенты Владимир Путин тирәсендә берләшкән», – дип билгеләде Когогина, сугышчыларга антка һәм хәрби бурычка тугрылыклы булулары, махсус хәрби операция барышында күрсәткән кыюлыклары һәм батырлыклары өчен рәхмәт белдереп.