2025 ел башыннан Татарстан Росреестрына күчемсез милек объектларына карата исәпкә алу-теркәү гамәлләренә электрон рәвештә 303,5 меңнән артык гариза кергән, бу үткән ел белән чагыштырганда 14% ка күбрәк: ул вакытта 223,3 мең шундый гариза бирелгән.
Шул ук вакытта узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда иң күбе – 73% ка - кадастр исәбенә электрон гаризалар саны арткан (27,8 меңнән 48 меңгә кадәр). Бердәм процедурага (кадастр исәбенә алу һәм хокукларны теркәү) гаризалар саны – 9% ка (15,4 меңнән 16,8 меңгә кадәр); хокукларны теркәүгә – 7% ка (223,3 меңнән 238,6 меңгә кадәр).
"Ел башыннан безнең ведомствога 450 меңгә якын гариза килде, шуларның 68% ы дистанцион рәвештә. Мөрәҗәгать итүчеләр Росреестрның онлайн-сервислары ярдәмендә еш кына хокукларны теркәүгә гариза бирәләр. Быел мондый гаризалар өлеше 70% тәшкил итте. Шулай ук без күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә куюга электрон рәвештә гариза биргәндә активлыкның сизелерлек үсешен күрдек – 70% тан артыграк. Әлбәттә, документларны онлайн режимда тапшыру – уңайлы да» Күчемсез милекне рәсмиләштергәндә дәүләт хезмәтләрен алу вакытын сизелерлек кыскарта да", - дип билгеләп үтте Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.
Нәтиҗәдә, агымдагы елның 9 аенда Татарстан Росреестры тарафыннан күчемсез милек объектларына карата 733,7 меңнән артык исәп-хисап – теркәү гамәлләре башкарылган, шулардан хокукларны теркәү – 573,5 мең, кадастр исәбенә – 94,3 мең, Бердәм процедура кысаларында-65,8 мең.