Татарстанда 54,4 меңнән артык машина урыны кадастр исәбенә куелган

2025 елның 25 ноябре, сишәмбе

Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, машина урыннары мөстәкыйль күчемсез милек объектлары статусын алганнан бирле (2017 елның 1 гыйнварыннан), төбәктә 54 491 машина урыны кадастр исәбенә куелган, шуларның 29 571е күпфатирлы йортларда.

Бу елның 9 аенда кадастр исәбенә 5 449 машина урыны куелган. Бу узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 14% ка (4 774) артык.

"Машина урыннарына ихтыяҗ зур, бигрәк тә торак комплексларда машина кую урыннары кытлыгы шартларында. Без мондый объектларны кадастр исәбенә алу буенча тотрыклы алга китешне күзәтәбез: алдагы елның шул ук чоры белән чагыштырганда (кадастр исәбенә 4 774 машина урыны куелган), быелның тугыз аенда күрсәткеч 14% ка арткан һәм 5 449 машина урыны тәшкил иткән. Бу күбрәк гражданнарның әлеге күчемсез милек объектлары белән тулысынча файдалану өчен үз хокукларын якларга омтылулары турында сөйли", - дип билгеләде Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Нияз Галиәкбәров.

Татарстанда 2017 елның 1 гыйнварыннан машина урыннарына  45 810. хокуклар   теркәлгән-    

Игътибар итәбез, машина урыны бары тик транспорт чарасын урнаштыру өчен генә каралган. Бу бинаның яки корылманың төзелеш яки башка киртә конструкциясе белән чикләнмәгән яки өлешчә чикләнгән һәм чикләре дәүләт кадастр исәбенә алу турындагы законнарда билгеләнгән тәртиптә тасвирланган шәхси билгеле бер өлеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International