2025 елның ун аенда Татарстан Росреестры өлешләп төзелештә катнашу буенча 16 595 килешү теркәгән, шул исәптән 9 245 - кредит акчаларын җәлеп итеп. Чагыштыру өчен, 2024 елның шул ук чорында бу күрсәткечләр 16 871 һәм 11 004 тәшкил иткән. Шул рәвешле, күчемсез милекнең беренчел базарында кредитлар кулланып килешүләр өлеше узган елгы 65% тан агымдагы елда 55% ка кадәр кимеде.
Шул ук вакытта Татарстан Росреестрында билгеләп үткәнчә, 2025 елның октябрендә өлешләп төзелештә катнашу килешүләре узган елның октябре белән чагыштырганда 2,2 мәртәбә күбрәк теркәлгән.
"Безнең ун ай нәтиҗәләре буенча алынган мәгълүматларга караганда, яңа төзелгән объектларның яртысыннан артыгы агымдагы елда кредит акчаларын җәлеп итеп сатып алынган. Шул ук вакытта өлешләп төзелештә катнашу килешүләренең иң күбе октябрьдә теркәлгән – 2 316, шуларның 1 274е кредитлар җәлеп итеп рәсмиләштерелгән, бу гомуми санның 55% тәшкил итә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова