Әлфия Когогина: Татарстанда мәктәп укучылары дүрт имтихан урынына ике төп дәүләт имтиханы йомгаклары буенча көллиятләргә һәм техникумнарга керә алачак

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы урта һөнәри белем алу мөмкинлеген киңәйтү буенча экспериментны 2029 елга кадәр озайту һәм катнашучы төбәкләр санын арттыру турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина: «Закон проекты Россиянең технологик суверенитетын тәэмин итү өчен кирәкле һөнәри оста кадрларны алга таба формалаштыру өчен техникумнарга һәм көллиятләргә керүчеләр санын арттыруга юнәлдерелгән. Без Хөкүмәт инициативасын хупладык, һәм РФ пилот субъектларында бары тик ике имтихан нигезендә техникум һәм көллиятләргә керү мөмкинлеге озайтылачак һәм, төбәкләр үтенече буенча, Татарстан Республикасына, Мәскәү, Ростов, Тверь һәм Төмән өлкәләренә таратылачак. Шунысы мөһим, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Липецк өлкәсе, аларда мәктәп укучылары инде быел урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә ике имтихан белән кергәннәр, йомгаклау аттестациясен вакытында тапшыра алмаган укучылар санының шактый кимүен билгелиләр. Димәк, балалар укуларын дәвам итәргә һәм үзләрен теләгән һөнәрләрендә тормышка ашырырга мөмкинлек алдылар"»

Документ белән 2029 елга кадәр кайбер төбәкләрнең 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен урта һөнәри белем бирү базасында укуларын дәвам итәргә, имтиханнарны дүрт фән урынына ике фән-рус теле һәм математика буенча гына тапшырырга карар кылу мөмкинлеген озайтырга тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International