Дәүләт Думасы «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законга үзгәрешләр кабул итте, аның нигезендә сәнгать өлкәсендә федераль мәгариф оешмалары интернатларында яшәү һәм туклану чыгымнары федераль бюджет хисабына гамәлгә ашырылачак.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина: «Безнең инициатива төрле төбәкләрдән килгән талантлы балаларга ярдәм итүгә һәм сәнгать өлкәсендә белем алуда тигез мөмкинлекләр булдыруга юнәлдерелгән. Гаиләләргә, беренче чиратта, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә финанс йөкләнешен киметергә кирәк"»
Бүгенге көндә сәнгать өлкәсендә балет, театр, сәнгать мәктәпләре кебек интеграцияләнгән белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы белем бирү оешмалары структурасында укучылар өчен интернатлар төзелергә мөмкин. Шул ук вакытта финанс белән тәэмин итү туклануны һәм яшәүне үз эченә алмый.
Закон 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.